В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рус географик җәмгыяте еллык интеллектуаль турнир өчен иң яхшы биремгә конкурс башлап җибәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанлылар 2020 елгы географик диктант өчен сорауларның авторлары була ала. Рус географик җәмгыяте еллык интеллектуаль турнир өчен иң яхшы биремгә конкурс башлап җибәрде.
Конкурста теләгән һәркем яшенә, яшәү урынына һәм гражданлыгына бәйсез рәвештә катнаша ала. Сораулар кызыклы булырга, география белән кызыксынуны үстерергә, географик белемнәрне популярлаштырырга ярдәм итәргә һәм шул ук вакытта - гомуми географиягә һәм Россиягә багышланырга тиеш. Чит ил территорияләре сорауларда Россия белән бәйләнештә генә бирелә ала. Оештыручылар конкурска бары тик диктантның катнашучысы тарафыннан җавап формулировкасын күздә тотмаган ябык типтагы сораулар гына кабул ителә, дип ассызыклыйлар. Шул ук вакытта бер кеше конкурска бер генә сорау җибәрә ала. Үз вариантыңны 30-нчы апрельгә кадәр җибәрергә мөмкин.
Барлык мәсьәләләр дә профессиональ географларга һәм галимнәргә экспертизага юлланачак. Алар диктант бланкына эләгәчәк иң яхшы сорауларны билгелиячәк тә. Конкурста җиңүчеләр исемлеге Рус географик җәмгыяте сайтында 30-нчы июньнән дә соңга калмыйча барлыкка киләчәк. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.
Исегезгә төшерәбез, географик диктант Россиядә 2015 елдан бирле уздырыла, соңрак акция халыкара дәрәҗәгә чыкты. Узган елда диктантны Россиянең 101 меңнән артык кешесе һәм 109 чит ил вәкиле язган. Катнашучылар сорауларга гадәти формада да, онлайн режимда да җавап бирде, дип хәбәр ителә Россия география оешмасы сайтында.