Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2021, 17:21

Казанлылар эсседән шәһәр метрополитенында кача ала

Станцияләрнең вестибюльләрендә һава температурасы нульдән нибары 11-15 градус кына югары.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана, тәүлеклек температура нормадан 9 градуска һәм аннан да югарырак. Кызулыктан ничек котылу турында киңәшләрне санитария табиблары бирә, ә вакытлыча сыену урыны шәһәр метрополитенында табарга мөмкин. Казан җир асты платформаларында һава температурасы нибары 11-13 градус җылы, вестибюляларда 11-15 градус тәшкил итә.

Пассажирлар өчен уңайлы температура режимын метрополитенның барлык станцияләрендә вентиляция системасы тәэмин итә, ә вагоннарда – һава суыру җайланмалары һәм кондиционерлар. Шулай итеп, хәзер пассажирларга өч төрле күчмә состав: «Чех», «Русич» һәм яңа «Мәскәү»поезды хезмәт күрсәтә. Казанда барлыкка килгән беренче поездларда («Чех») һава суыру җайланмалары урнаштырылган һәм форточкалар ачыла. Хәрәкәт вакытында һава салонга эләгә һәм шул рәвешле аның циркуляциясе бара. «Русич» һәм «Москва» составларында кондиционерлар урнаштырылган. «Чех» вагоннарында һава температурасы нульдән 16-20 градуска кадәр җитә, «Русич» вагоннарында – 16-18 градус, «Москва» поездында – 15-20 градус. Поездларның хәрәкәт интервалы эш көннәрендә һәм пик сәгатьләрендә 6 минут 10 секунд тәшкил итә, дип хәбәр итәләр «Метроэлектротранс» МУП.

Шул ук вакытта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре эссе һава шартларында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.

• Эссе сугудан профилактикалау чаралары
• 1. Урамда булуны чикләргә, физик йөкләнешне минимумга кадәр киметергә кирәк.

2. Биналарда булганда аларны җилләтергә – форточка, тәрәзәләрне ачарга, мөмкин булганча вентиляторлар (идән, өстәл) өстәмә рәвештә кабызырга кирәк.

3. Урамга чыкканда, ачык төстәге табигый тукымалардан җиңел кием кияргә тәкъдим ителә. Кием якасы тыгыз булмасын. Урамда һичшиксез баш киеме (җәйге эшләпә, панама, яулык һ.б.), кояштан саклаучы күзлек, зонтиклар белән файдаланырга кирәк.

4. Эссе һава шартларында энергиягә ихтыяҗ кими, шуңа бәйле рәвештә җәй көне организмга калориясез азык кирәк. Майлы ризыктан баш тартырга кирәк, ә итне балык яки диңгез ризыклары белән алыштырып, бик аз куллану кирәк. Шулай ук какланган, кыздырылган һәм тиз бозыла торган азык-төлекне азрак кулланырга кирәк. Шул ук вакытта ризыкны иртән һәм кич белән кабул итү яхшырак. Ашамлыкларны әзерләгәндә һәм саклаганда гигиена һәм технологик таләпләрне үтәргә кирәк.

5. Организмның суны күп югалтуын кисәтү өчен күп күләмдә сыеклык: чәй, минераль су, морс, куелыгы түбән булган әче сөт эчемлекләре, кипкән җиләк-җимештән кайнатылган эчемлекләр, витаминлы эчемлекләр кулланырга киңәш ителә. Шикәр микъдары югары булган газлы эчемлекләр һәм сыеклыклар, энергетика һәм алкоголь эчемлекләре кулланмаска кирәк. Эчү режимын үтәү өчен тәүлегенә бер ярым литр сыеклык эчәргә кирәк. Шуның белән бергә суны куллану күләмен арттыру бөер һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә кирәкми.

6. Иммунитетны саклау өчен ашар алдыннан яхшылап юылган җиләк-җимеш һәм яшелчә куллану киңәш ителә.

7. Көн дәвамында салкынча душны мөмкин кадәр кабул итәргә тәкъдим ителә.

8. Шәхси һәм җәмәгать транспортында йөрүне чикләргә яки аларны иртәнге яки кичке вакытта планлаштырырга кирәк.

9. Кибетләрдә һәм гражданнар күпләп җыела торган башка объектларда булганда, һаваның оптималь температурасы тәэмин ителгән урыннарга өстенлек бирергә кирәк.

10. Ачык һавада коену һәм су процедураларын бары тик шушы максатлар өчен билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына иминлек кагыйдәләрен үтәп уздырырга кирәк.

Санитар табиблар ачык урында да, биналарда да һаваның югары температурасы сәламәтлекнең, барыннан да элек, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм балаларның хәленә начар йогынты ясарга мөмкин, дип искә төшерә. Кызу һава торышы хроник авыруларның кискенләшүен китереп чыгара, ә кайбер очракларда организмның кызуына һәм сәламәтлекнең кискен начарлануына китерә. Эссе сугу хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

Барлык яңалыклар

Эссе сугудан профилактикалау чаралары

1. Урамда булуны чикләргә, физик йөкләнешне минимумга кадәр киметергә кирәк.