Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2024, 17:28

Казанлылар «НУР» медиасәнгать фестивале өчен инсталляцияләр ясый ала

Халыкара масштабтагы вакыйга ТР башкаласында 24-26 нчы майда башланачак

Фото: vk.com/nur.festival

«НУР» медиасәнгать фестивален оештыручылар инсталляцияләр ясау өчен open call игълан иттеләр. Конкурста бөтен дөньядан рәссамнар, шул исәптән казанлылар да катнаша ала.

Төп таләп – проектны эшләү яки әзер инсталляцияне фестивальнең бер локациясенә яраклаштыру, алар арасында – Казан Кремленең Консистор манарасы, Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музее, ТР Милли музее ишегалды, Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һ.б.

Гаризалар 20 нче февральгә кадәр кабул ителә, ә катнашучыларның лонг-листы 10 нчы мартта басылып чыгачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Иң яхшы рәссамнар өчен Казанга һәм кире юнәлештә трансфер, фестиваль вакытында яшәү һәм тәүлеклеклек түләүләр, техник тәэмин итү, кураторларга һәм арт-менеджерга ярдәм итү, шулай ук PR-озата бару каралган.

Беренче тапкыр «Нур» фестивале Казанда яз көне – 24-26 нчы майда узачак, шул сәбәпле вакыйга тамашачыларга икенче яктан ачылачак. Инсталляцияләрне шәһәр локацияләрендә күрсәтү программаның мөһим өлеше булып тора.

Барлык яңалыклар