В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар фаразлавынча кич белән ТР башкаласында җил секундына 28 метрга кадәр көчәячәк
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Көчле җил аркасында казанлылар шәһәрнең урам-юл челтәре буйлап ауган агачларны күрә ала. Бу хакта районга хезмәт күрсәтүче предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә була, дип искәртә ТР башкаласының Тышкы төзекләндерү комитеты.
Мөрәҗәгатьләр түбәндәге номерлар буенча кабул ителә:
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)277-82-57 («Горводзеленхоз» МУП);
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)554-33-50 («ДРЭУ» МУП);
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)555-07-96 («Шәһәр төзекләндерүе» МУП);
Совет районы: +7(843)295-77-05 («Шәһәр күперләре» МУП).
Агач ауганда еш кына яктылык челтәрен зарарлый. Мондый очраклар турында «Казэнерго» АҖ диспетчерскаясына түбәндәге телефон буенча хәбәр итәргә була: +7(843)204-12-21. Светофор объектларына кагылышлы сораулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(843)562-44-09.
Элегрәк Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе давыл турында кисәтү игълан иткән иде. Бүген кич Казан халкын секундына 25-28 метрга кадәр көчле җил көтә.
Җил көчәйгәндә пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куярга һәм тәрәзәләрне ныгытып ябарга кирәк. Автомобильләрне йортларның кәрнизләреннән, реклама стендларыннан һәм сузгычлардан ерак тотарга, ныклы булмаган навеслар һәм черегән агач ботаклары янында туктап тормаска һәм парковкаламаска киңәш ителә.