Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2023, 11:53

Казанлылар татар телендәге элмә такталарда киткән хаталар турында хәбәр итә ала

Конкурска гаризалар кабул итү 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь). Татарстанда татар телендәге элмә такталардагы һәм табличкалардагы хаталарны ачыклау буенча конкурска заявкалар кабул итәләр. Жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап алачак, аларны дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр.

Конкурс 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин. Заявка бирү өчен «Исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк.

Конкурска элмә такталардагы исемнәрдә һәм исем астындагы язулардагы, мәгълүмат табличкаларындагы, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрдәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста өч казанлы җиңде. «Халык контроле» системасы аша барлыгы 6663 заявка кабул ителгән.

Барлык яңалыклар