Республикада куркынычсыз булмаган продукция белән сәүдә итүне туктату максатында сәүдә объектларына планнан тыш тикшерүләр үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Татарстанда кайнар линия эшли башлады – республика халкы тәмәкесез никотинлы продукция сатыла торган сәүдә объектлары турында хәбәр итә ала. Мондый продукцияне аның куркынычсызлыгын раслаучы документлардан башка сату рөхсәт ителми.
Күп кенә намуссыз эшмәкәрләр тәмәке никотин белән алмаштырылган продукция (Россиядә тыелган снюс аналогы) сата. Әлеге продукциядә тәмәке булмау сәбәпле, аңа федераль закон таләпләре кагылмый. Әмма идентификацион билгеләр, куллану ысулы (яшәү, тарату) һәм чыгарылу рәвеше (карамель, кәнфит, сагыз һ.б.) буенча мондый товар азык-төлек продукциясенә карый, дип ассызыклый Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре. Шуңа бәйле рәвештә, аңа азык-төлек продукциясенең куркынычсызлыгы турындагы регламентның нормалары һәм таләпләре кагыла. Шулай итеп, тәмәке тартмый торган, сыйфатсыз, аның куркынычсызлыгын раслый торган документларсыз продукцияне сату рөхсәт ителми.
Республикада куркынычсыз булмаган продукция белән сәүдә итүне туктату максатында сәүдә объектларына планнан тыш тикшерүләр үткәрелә. Сатуда тәмәкесез никотинлы продукция булуы ачыкланган очракта законнарда каралган катгый чаралар, шул исәптән продукциягә арест салу, хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту һәм җинаять эшләре кузгату өчен материалларны хокук саклау органнарына тапшыру күздә тотыла.
Сыйфатсыз никотинлы товарлар сатыла торган сәүдә объектлары турында хәбәр итү өчен түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга кирәк: +7(843) 272-80-33 (эш көннәрендә), +7(843) 238-98-54 (ял көннәрендә).