В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Доброжитель» проекты кысаларында үтә торган акция 24-нче гыйнварда узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Балалар һәм өлкәннәр өчен әйберләр, яхшы хәлдәге аяк киемнәре кабул ителә. Әйберләр чиста, тапларсыз һәм тишекләрсез, ремонт таләп ителми торган хәлдә булырга тиеш. Шулай ук яхшы хәлдәге балалар аяк киемнәрен тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, подгузниклар һәм гигиена чаралары - сабыннар, шампуньнар кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Акция 24-нче гыйнварда 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Карбышев урамы, 50 адресы буенча урнашкан «Мөмкинлекләр дөньясы» балалар клубының икенче катында узачак.
«Игелекле шәһәр кешесе» («Доброжитель») - ул «Балаларга» һәм «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия оешмаларының уртак проекты. Беренче акция узган елның сентябрь ахырында узды, җыелган барлык әйберләр Татарстан районнарының хәйрия складларына тапшырылды. Бу юлы әйберләр Балык Бистәсе гаиләләре өчен җыелачак.