Акчаны тимер юл кассаларында да, шулай ук онлайн да кайтарырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казанлылар 1-нче июньгә кадәр тимер юл поездларына кайтарылмый торган тарифлар буенча сатып алынган билетларны тапшыра алалар. Юл йөрү документларын кире кайтару вакытын арттыру эпидемиологик вәзгыять аркасында чикләү чараларын озайту белән бәйле.
Пассажирлар 1-нче июньгә кадәр кайтарылмый торган билетларны гадәттәге юл документларын кайтарган кебек тапшыра ала. Файдаланылмаган билетлар өчен акчаны тимер юл кассаларында да, онлайн да кайтарырга мөмкин. Кире кайтарган өчен акча алынмый.
Гади һәм кире кайтарылмый торган билетларның тулы бәясен карантиндагы пассажирлар да кире кайтара алачак - дәгъва тәртибендә. Моның өчен аларга вокзал кассаларында «03» коды белән хезмәткә сәләтсезлек кәгазен яки медицина учреждениесеннән белешмә күрсәтергә кирәк.
Файдаланылмаган транспорт документлары өчен акчаларны кире кайтару һәм поездлар хәрәкәте тәртибе турындагы мәгълүматны пассажирлар «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенең тәүлек буе эшли торган +7(800)775-00-00 телефоны буенча (Россиядән шалтыратулар өчен), шулай ук +7(499)605-20-00 номеры буенча (чит илләр территорияләреннән шалтыратулар өчен) яки тимер юл компаниясе сайтында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.