Билетларны 10-нчы апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Ерак араларга баручы поездларга кайтарылмый торган тариф буенча алынган билетны пассажирлар тимер юл кассаларында гына түгел, онлайн режимда да кайтара алачак. Билетларны 10-нчы апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Моны гади билетлар кебек үк - РФ Транспорт министрлыгы тарафыннан расланган пассажирлар, багаж һәм йөк багажлары ташуның гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә эшләргә була. Мәсәлән, пассажир билетны поезд кузгалырга 8 сәгатьтән артык кала кайтарса, ул, билетны кире кайтаруга РФ Федераль антимонополь хезмәте билгеләгән һәм 210 сум 60 тиен тәшкил иткән җыемнардан тыш, юл бәясен кире алу хокукына ия. Поезд китүгә 8 сәгатьтән дә кимрәк вакыт калган очракларда кире кайту шартлары белән Россия тимер юллары сайтында танышырга мөмкин.
Күптән түгел генә COVID-19 коронавирусының киң таралышы булган илләрдән кайткан яки инфекция йөртүчеләр белән контактта булган һәм хәзерге вакытта карантиндагы пассажирлар, чикләүләрне бетергәннән соң, билетны кире кайтара ала. Аларга билетның бөтен бәясе кире кайтарылачак, бары тик өстәмә 210 сум 60 тиен җыем гына тотылып калдырыла. Моның өчен кассада медицина учреждениесеннән белешмә күрсәтергә кирәк булачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.