Инфаркт һәм инсульт кичергән кешеләрнең туганнары өчен тикшерү бушлай уздырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Инфаркт, инсульт, баш мие артериясе яки аскы очлыклар атеросклерозы кичергән Татарстан халкының туганнары бушлай генетик тест уза ала.
Әгәр гаиләдә югарыда аталган авыруларның берсен кичергән 55 яшькә кадәрге ир-ат яки 60 яшькә кадәрге хатын-кыз бар икән, гаилә гиперхолестеринемиясен төшереп калдырырга кирәк. «Бу тикшерү Россиядә беркайда да булмаган уникаль программа буенча бушлай уздырыла. Аның төп максаты – кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын киметү. Гаилә гиперхолестеринемиясе инфаркт, инсульт һәм башка шундый җитди авыруларны үстерүнең алшарты булып тора, – дип сөйләде Балалар Республика клиник хастаханәсе липидология үзәге җитәкчесе, КДМУ педиатрия кафедрасы җитәкчесе, профессор, медицина фәннәре докторы Динара Садыйкова.
Генетик тестлауны 2021 елның июненә кадәр липидология үзәкләрендә узарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Республика халкы Казандагы 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең медицина үзәгенә Декабристлар урамы, 191/93 адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. Язылу түбәндәге телефон аша уздырыла: +7(843)557-31-14. Кабул итүне липидология үзәге җитәкчесе Зөлфия Ким алып бара.
Балаларны 2-нче номерлы Балалар Республика клиник хастаханәсенең консультатив сырхауханәсенә +7(843)229-54-33, +7(937)622-60-41 телефон номерлары аша яздырырга мөмкин. Кабул итүне липидология үзәге җитәкчесе Динара Садыйкова алып бара.