В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Сәламәтлек көннәре» акциясе 26–28 сентябрь көннәрендә уздырыла
Казанның Совет районындагы сәүдә үзәкләренең берсендә 26–28 сентябрьдә башкала халкы бушлай диспансеризация үтә ала. Документлардан үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм шәхси исемле счетның иминият номеры булуы шарт.
«Сәламәтлек көннәре» акциясе кысаларында шәһәр халкы терапевтка күренә ала. Моннан тыш, Казан халкы гомуми кан анализын тапшыра, кандагы глюкоза, холестерин күләмен һәм простата авыруын ачыклый торган антиген тәнчекләрне тикшертә алачак. Күчмә диспансеризация кысаларында электрокардиограмма, флюорография хезмәтләре тәкъдим ителә һәм шәһәр халкы әле тагын тизәктәге яшерен канны ачыклау анализын тапшыра алачак. Хатын-кызларны гинеколог, маммолог тикшереп, хатын-кызларга кагылышлы яман шеш авыруларын ачыклый торган махсус анализ алыначак.
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, теләге булган һәр кеше гриппка каршы вакцина ясата ала.
Бушлай диспансеризация хезмәте көн саен, ягъни 26 сентябрьдә 14:00–18:00 вакыт аралыгында, 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә сәгать 10:00 дән 18:00 гә кадәр күрсәтеләчәк.
Шәһәр халкын Җиңү проспекты, 141 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең «Атмосфера» коворкингында кабул итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны +7(950) 329-13-40 телефон номеры аша белергә була.