Күчмә аппарат ике сәүдә үзәгенең парковкаларында эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе туберкулезны даими тикшерү кирәклеген искәртә. 15 яшькә җиткән барлык кешеләр дә ике елга бер тапкыр мәҗбүри флюорографик тикшерү узарга тиешләр.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан ведомство халык арасында онлайн-сораштыру үткәрә. Шулай ук Татарстанда туберкулезны профилактикалау буенча кайнар линия эшли. 2022 елда республикада 971 яңа авыру очрагы ачыкланган, бу 2021 ел күрсәткеченнән 6,8% ка югарырак, ул вакытта 912 яңа очрак теркәлгән булган.