Иң күп балл җыйган катнашучылар цифрлы гаджетлар алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). Казанлылар онлайн-тест узып, Татарстан Республикасы Конституциясен белү буенча республика конкурсында катнаша ала. Катнашучыларга республиканың төп законының төп нигезләмәләре турындагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Тестны 1 нче ноябрьгә кадәр теләгән һәркем алдан теркәлгәннән соң сайтта уза ала. Һәр катнашучы үз нәтиҗәләре белән электрон сертификат алачак. Иң күп балл җыйганнарга кыйммәтле бүләкләр – цифрлы гаджетлар тапшырылачак, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге.
Конкурс 2022 елның 6 нчы ноябрендә билгеләп үтеләчәк ТР Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу алдыннан «Гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге» региональ иҗтимагый фонды тарафыннан уздырыла.