В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Росстат онлайн-режимда ел саен статистик диктант үткәрә.
Фото: Денис Гордийко
Статистика турында белемнәренең ни дәрәҗәдә тирән икәнен белергә теләүчеләргә тест форматында бер сәгать эчендә «Статистика һәр көн», «Сугыш цифрлары», «Халык санын алу», «Статистиканың гомуми теориясе», «Статистика тарихыннан» темалары буенча 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак.
Акциядә катнашу өчен статистик диктантның рәсми сайтында алдан теркәлү кирәк. Статистик диктант 20-нче октябрьдә старт ала. Биремнәр сайтта 22-нче октябрь 23:59 (мск) сәгатькә кадәр ачык булачак. Нәтиҗәләр турында катнашучылар 23-нче октябрьдә шәхси кабинетта белә алачак, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы. Катнашучылар шулай ук истәлекле сертификат алачак.
Беренче тапкыр «Статистик диктант» агарту акциясе 2019 елда оештырылды һәм Алтай крае статистикасы органнарының 100 еллыгына багышланды. Быел диктант Бөтендөнья статистика көненә багышланган, ул 20-нче октябрьдә биш елга бер тапкыр билгеләп үтелә.