ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре халык сорауларына җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шалтыратуларны +7(843)236-36-36 телефоны буенча кабул итәләр. Кызыксындырган сорауларны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 8:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне 8:00 дән 15:45 кә кадәр бирергә мөмкин (12:00 дән 12:45 кә кадәр – тәнәфес). Халыктан мөрәҗәгатьләрне шулай ук эштән кала вакытта да кабул итәләр: система мөрәҗәгатьләрне саклый, аннары аларны тыңлыйлар, эшкәртәләр һәм белгечләр аларга җавап әзерли, дип хәбәр итә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.