Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2021, 10:12

Казанлылар 2022 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирә алалар

Сораштыру 30-нчы майга кадәр үткәрелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нчы май). 30-нчы майга кадәр Татарстанда иҗтимвгый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү уздырыла, алар 2022 елда төзекләндереләчәк, шулай ук Казансу елгасының үсеш стратегиясе һәм «Урам» экстрим-паркы буенча сораштыру.

Тавыш бирү дүрт тематик блоктан тора, беренчесе җәмәгать киңлекләренә багышланган. Иң күп тавыш җыйган парклар һәм скверлар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк.

Ишегалды мәйданчыклары өчен тавыш “Безнең ишегалды” республика программасын раслаганда исәпкә алыначак. Киләсе елга топ-200 урынына 4758 йорт дәгъва итә. Бу рейтингка кермәгәннәр 2024 елга кадәр төзекләндереләчәк.

Сорауларның өченче блогы – Казансу елгасын үстерү стратегиясенең өстенлекләре турында. Исегезгә төшерәбез, концепция уникаль экосистема булдыруны һәм гомуми мәйданы 1536 га булган 12 паркны төзекләндерүне күз алдында тота. Шунысы мөһим, проект буенча казанлылар гына түгел, республиканың башка почмакларында яшәүчеләр дә үз фикерләрен әйтә алачак. Башта сораштыруда катнашучыларга бөтен территориягә карата гомуми сорауларга җавап бирергә туры киләчәк, ә аннары – «Казансу буенда бакчалар», «Манзара», «Рус-Немец Швейцариясе», «Спорт паркы»һәм аның составындагы «Савиново паркы» парклары буенча. Тавыш бирү йомгаклары буенча җыелган тәкъдимнәр проектларны формалаштырганда архитекторлар тарафыннан исәпкә алыначак.

Ахырдан татарстанлыларга Казанда узган елның җәендә ачылган «Урам» экстрим-паркын төзекләндерү һәм үстерү буенча фикер белдерергә туры киләчәк.

Тавыш бирү берничә мәйданчыкта уза: ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, «ТР хезмәтләре» кушымтасында һәм кайбер КФҮдә. Казанда Совет бүлегенә (Җиңү пр., 214), Южный бүлегенә (Җиңү пр., 100), Дәрвишләр бүлегенә (Төп ур., 60) һәм Вахитов бүлегенә (Достоевский ур., 35/10) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Барлык яңалыклар