В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел смотр-конкурста катнашу өчен 142 гариза килгән
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрне үстерү институтында хәбәр итүләренчә, быел катнашу өчен 142 гариза килгән. Алар өч категориядә тәкъдим ителә: тормышка ашырылмаган объектлар, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килешенгән тормышка ашырылмаган проектлар, шулай ук тормышка ашырылмаган һәм килешенмәгән идеяләр.
Смотр-конкурс 11 номинациядә үткәрелә: «Иң яхшы торак комплекс», «Иң яхшы шәхси торак йорт», «Иң яхшы коммерцияле күчемсез милек объекты» һ.б. Онлайн-тавыш бирү 16 нчы ноябрьгә кадәр ачык. Сораштыруда катнашучылар һәр категориядә һәм номинациядә бер объектны сайлый ала. Ачык тавыш бирүдән соң жюри әгъзалары сайлаячак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста катнашу өчен 41 архитектура һәм төзелеш компаниясеннән 126 гариза бирелгән иде. Гамәлгә ашырылган объектлар категориясендә Павлюхин урамындагы гаилә ялы үзәге, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк һәм Atlantis Deluxe торак комплексының архитектура яктыртуы Гран-при алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.