KZN.RU порталында сораштыру 29 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы ноябрь). KZN.RU порталында коррупциягә каршы тематикага иң яхшы иҗади эшләр өчен тавыш бирү башланды. Сораштыру 29 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Конкурска 191 эш тәкъдим ителгән: 123 плакат, 35 видеоролик һәм 33 кыска видео. Шәһәрлеләр конкурсның һәр номинациясендә ошаган бер эшне сайлый ала.
Ачык онлайн тавыш бирү конкурсның өченче этабына кемнең эшләре узачагын билгеләячәк. Финалда жюри сайлаячак.
Иң яхшы кыска видео буенча конкурста җиңүчегә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Икенче урын өчен – 15 мең сум, өченче урын өчен – 10 мең сум. Конкурста иң яхшы видеоролик җиңүчесен 30 мең сум көтә, призерлар 23 мең һәм 17 мең сум алачак. Иң яхшы плакат конкурсында беренче урын өчен 7 мең сум каралган, ә икенче һәм өченче урыннарны алган катнашучыларга 5 әр мең һәм 3 әр мең сум биреләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсендә.