KZN.RU порталындагы сораштыру 23 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрне үстерү институтында хәбәр ителгәнчә, конкурста катнашу өчен 131 гариза бирелгән. 39 эш «килештерелмәгән проектлар» категориясендә тәкъдим ителгән. 46 гариза Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән килештерелгән, тормышка ашырылмаган проектлар категориясенә керде. Тагын 34 эшкә гамәлгә ашырылган проектлар категориясендә тавыш бирергә мөмкин.
Ачык онлайн-тавыш бирүдән соң, жюри әгъзалары сайлаячак.
Исегезгә төшерәбез, конкурска нәтиҗәләр чираттагы «Казаныш» архитектура форумында ясалачак. Чара ТР башкаласында 1-3 нче декабрьдә узачак. Быел ул «Шәһәр – яшьләр өчен» темасына багышланган.