В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакцинация «Ультрикс квадри» препараты белән уздырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Бүгенге көннән Казанда яшәүчеләр сәүдә һәм мәдәни үзәкләрдә эшләүче вакцинация пунктларында коронавирустан гына түгел, грипка каршы да прививка ясата ала. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакцинация «Ультрикс квадри» препараты белән уздырыла.
Хәзерге вакытта шәһәрдә түбәндәге вакцинация пунктлары ачык:
- «Мега» сәүдә үзәгендә (көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр);
- «Южный» сәүдә үзәгендә (көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр);
- «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә (көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр);
- «Леруа Мерлен» сәүдә үзәгендә (көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр);
- Пушкин урамы, 4 йорт буенча урнашкан "Сбербанк" бинасында (дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр);
- «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр);
- «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр);
- В.И.Ленин исемендәгемәдәни-ял итү комплексында (дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр);
- Тимерюлчылар мәдәният йортында (дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр).
«Ультрикс Квадри» вакцинасы – дүрт валентлы, инактивлаштырылган, гриппның тере вирусын үз эченә алмый һәм аның үсешен китереп чыгара алмый. Моннан тыш, препаратның үз составында консервантлар һәм иммуномодуляторлар да юк. Препарат мускулларга бер тапкыр кертелә.
Вакцина ясатуга аллергия реакцияләре, тавык аксымына аллергия реакцияләре, кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм хроник авыруларның кискенләшүе, шулай ук 6 айга кадәрге балалар яше дә каршылык булып тора.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, гриппка каршы вакцинаны коронавирус инфекциясенә соңгы прививканы ясатканнан соң бер ай узгач кына ясатырга мөмкин.