В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында күчмә ветеринария станциясе эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 25 октябрьдә Казанга күчмә ветеринария станциясе килә. Эт һәм мәчеләр асраучылар аларны ветеринарларга карау һәм консультация өчен алып килә ала.
Ветмобиль Казанда 1 ноябрьгә кадәр торачаклар. Табиблар хайваннарны шәһәрнең 18 мәйданчыгында караячаклар. Станция графигы белән чараны оештыручылар сайтында танышырга мөмкин.
Казаннан кала, күчмә станцияләр тагын Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ростов-на-Дону, Түбән Новгородта, Воронежда, Самарада булачак.