В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гран-при ияләрен 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә
Фото: vk.com/sunny.fest
10 нчы февральдә Мамадышта «SUNNYFEST» бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Казанлылар үз арбаларын булдыра һәм тизлек белән шуып төшүдә катнаша ала.
Һәр командага шулай ук музыкаль озатылыш өчен иҗади номер әзерләргә кирәк. Катнашучылар 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Чаналар теләсә нинди формада һәм зурлыкта булырга мөмкин, ләкин киңлеге 1,9 м дан артмавы зарур.
Гран-при ияләрен 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган командаларга 10, 8 һәм 7 мең сум акча биреләчәк.
Катнашу өчен гаризалар 5 нче февральгә кадәр sunny-fest@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Тулырак мәгълүматны сылтама яки +7(927)470-36-15 телефоны аша белергә мөмкин.