Экологик акция “Урман атнасы-2018” кысаларында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Казанлыларны Дубравная урамындагы урман-паркына экологик акциягә кушылырга чакыралар. Иң популяр ял итү урыннарының берсенең территориясен 11 сентябрьдә җыештырачаклар.
Акция 8-14 сентябрьдә узачак һәм Урман эшчеләре көненә багышланган “Урман атнасы-2018” республика акциясе программасына кертелгән. Каты калдыкларны һәм коры-сарыны җыештырырга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар чыгачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Искәртергә кирәк, майда Дубравная урамындагы урман-паркында гомумшәһәр өмәсе үткән иде.