Бүген «Түбән Елга аръягы» пляжында экосабантуй форматында өмә узачак. Шәһәр халкы өчен мәдәни программа, мастер-класслар һәм кыр кухнясы әзерләделәр.
Мәйданчыкта шулай ук «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узачак. Ике ай дәвамында анда катнашучылар кош оялары һәм җимлекләр ясадылар, өмәләргә чыктылар, чишмәләрне төзекләндерделәр һәм йортсыз хайваннарга ярдәм иттеләр.
Пляж янын чистартырга теләүчеләрне 10:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Өмә «Компас» фондының «Милли җыештыру үзенчәлекләре» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда санитар чистарту буенча ике ай эчендә гомуми мәйданы 22,5 млн кв.м тәшкил иткән урамнарны, юл читендәге 17 млн кв.м яшел зоналарны һәм 5,8 мең ишегалдын
тәртипкә китерделәр. Полигоннарга 294 мең кубометр калдык чыгарылган.