В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен гаризалар 30 нчы апрельгә кадәр кабул ителә
Фото: vk.com/nechkebil
Сайлап алу туры эксперт жюри әгъзаларының гаилә белән әңгәмәсе форматында уза. Конкурста катнашучы үз гаиләсендәге традицияләр һәм бәйрәмнәр турында ирекле формада инша, рекомендация хатлары, дипломнар һәм грамоталар тапшыра. Шулай ук гаилә тарихы турында сюжет төшерергә кирәк булачак.
Ярымфинал һәм финал этапларында конкурсантның якын кешеләре, шул исәптән тормыш иптәше, балалары, ата-аналары, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре дә катнашу күздә тотыла.
Гаиләләргә сыйлы табын артында бәйрәм чыгышлары әзерләргә тәкъдим ителә. Конкурсантлар жюри һәм тамашачыларны өйдә пешерелгән ризыклар белән сыйлый һәм гаилә традицияләре белән таныштыра алачак.
Гаризалар 30 нчы апрельгә кадәр nechkebil@yandex.ru почтасы аша кабул ителә. Анкетаны сайтта табарга мөмкин. Конкурсның финал этабы 23 нче ноябрьдә узачак һәм Әниләр көненә багышланачак.