Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2024, 16:02

Казанлылар «Экояз» республика конкурсына кушыла ала

Катнашучылар өчен экологик квест әзерләнгән, ул сигез атна дәвам итәчәк

Фото: Денис Гордийко

Бүген Татарстанда санитар-экологик икеайлык белән беррәттән «Экояз» республика конкурсы да старт алды. Быел катнашучыларны экологик квест көтә, ул сигез атна дәвам итәчәк.

«Кошларга ярдәм ит» дип аталган беренче этапта активистларга, сыерчык оясы яки җимлек ясап, аны агачка эләргә кирәк булачак. Шуннан соң һәр катнашучы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә эш нәтиҗәсе белән пост урнаштырырга һәм eco.pros@tatar.ru электрон почтасына раслама җибәрергә тиеш. Әлеге чарада теләгән һәр татарстанлы катнаша ала.

«Экоярдәмче» номинациясе ике яшь категориясендә уздырыла: 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк.

Гаилә белән – «Экогаилә» номинациясенә, ә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары «Экокоманда»га кушыла ала. «Экоберләшмә» номинациясе иҗтимагый оешмалар, мәктәп отрядлары, урманчылыклар һ.б. өчен каралган.

Җиңүчеләрне быел июнь аенда дипломнар һәм призлар белән бүләкләячәкләр. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Якын көннәрдә санитар-экологик икеайлык кысаларында министрлык хезмәткәрләре, «Чиста булачак» проекты активистлары һәм башкалар өмәләргә чыгачак. Төп максат – территорияләрне чүптән арындыру һәм кышкы сезоннан соң тәртипкә китерү.

2023 елда уздырылган икеайлык кысаларында барлык күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 8 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, алар арасында 5,5 меңе – калдыклар буенча. Нәтиҗәдә, законсыз чүплекләрнең 89% ы бетерелгән.

Каты коммуналь калдыклар полигоннарына 520 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган, 18 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 650 меңгә якын агач һәм куак утыртылган. Әлеге эшләрдә 688 мең татарстанлы катнашкан.

Барлык яңалыклар