В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләгән кешеләрнең барысын да сугыш геройларының фотосурәтләре архивын үз туганнары сурәтләре белән тулыландырырга чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казанлылар Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фотосурәтләре нигезендә төзелгән «Сугыш образлары» проектына кушыла алачак. Теләүчеләрнең барысына да уникаль фотолар күрү һәм Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнары фотографияләрен йөкләү мөмкинлеге бирелә.
«Сугыш образлары» проекты Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бу Россиядә Евгений Халдей, Борис Кудояров, Эммануил Евзирихин, Иван Шагин, Яков Халип һәм башкалар кебек фронт хәбәрчеләренең беренче киңәйтелгән эшләр тупланмасы, дип хәбәр итә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте. Бүгенге көндә проект 2020 фотографияне берләштергән инде.
«Сугыш образлары» порталына килүчеләр өчен сайтта үз гаиләсенең шәхси архивларыннан фотографияләрне мөстәкыйль рәвештә йөкләү мөмкинлек каралган.