Җиде сәгать дәвамында лекцияләр белән экспертлар һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). 4-нче апрельдә казанлылар «Тоталь диктант» онлайн-марафонына кушыла алалар. Җиде сәгать дәвамында лекцияләр белән экспертлар һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак.
Онлайн-марафон 9.00 сәгатьтә «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының гуманитар фәннәр факультеты һәм Россия дәүләт гуманитар университетының Лингвистика институты укытучысы, лингвисты һәм фәнни хезмәткәре Антон Соминның «От оспы до коронавируса: препарируем названия болезней» лекциясеннән башланып китәчәк.
Рус язуының яңа билгеләре турында 10.00 сәгатьтә Санкт-Петербург дәүләт университеты укытучысы, «Культура письменной речи» (Язма сөйләм мәдәнияте) интернет-порталының фәнни җитәкчесе Светлана Друговейко-Должанская сөйлиячәк.
11.00 сәгатьтә «Грамота.ру» порталы баш мөхәррире, Россия Фәннәр академиясенең В.В.Виноградов исемендәге рус теле институты фәнни хезмәткәре Владимир Пахомовның «Вакыт, алга!» фантом диктанты һәм текстны тикшерү» темасына чыгышы планлаштырылган.
Төш вакытында Россия Фәннәр академиясенең В.В.Виноградов исемендәге Рус теле институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, «Эхо Москвы» радиосында «Рус телендә сөйләшәбез!», «Русча әйткәндә...» тапшыруларының авторы һәм алып баручысы Ольга Северская тыңлаучыларны авылдагы бабайга хатны ничек хатасыз язарга кирәклеген өйрәтәчәк.
Көньяк федераль университетының Филология, журналистика һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты укытучысы Кира Дружинина 13.00 сәгатьтә «Выпить, накатить, заложить за воротник... А что делаете вы?» лекциясе белән чыгыш ясаячак.
14.00 сәгатьтә Фәнни коммуникацияләр үзәге эксперты һәм Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика милли тикшеренү университеты укытучысы, «Тоталь диктант» акциясенә нигез салучы Илья Стахеев телне белү фейк яңалыкларны тануда ничекярдәм итүен сөйлиячәк.
15.00 сәгатьтә уку турындагы мифларны әдәби тәнкыйтьче, «Медуза»ны күзәтеп баручы, «Югары икътисад мәктәбе»-Россия икътисад мәктәбе Уртак бакалавриаты һәм «Сколково» бизнес-мәктәбе укытучысы Галина Юзефович таратачак.
Онлайн-лекцияләр бушлай булачак, трансляцияләр «Тоталь диктант» сайтында оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 4-нче апрельдә ел саен үтә торган «Тоталь диктант» акциясе уздырылырга тиеш иде. Әмма яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә оештыручылар акцияне көзгә күчерделәр. «Тоталь диктант» рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, акция 17-нче октябрьгә планлаштырылган.