В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык очрашуларда ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверының икенче чираты һәм Акчарлак күлләре янындагы парк концепцияләре тәкъдим ителәчәк
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә казанлылар ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверындагы пирста кызыксындырган сораулар бирә алачак. Акчарлак күлләре янындагы паркның икенче чираты проекты 16 нчы ноябрьдә Академик Лаврентьев урамы, 6а адресы буенча 23 нче лицей янында тәкъдим ителәчәк.
Ике очрашу да 18:00 сәгатьтә башлана. Аларга теләгән һәркем кушыла ала, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Моңа кадәр Казан Гуанчжоу халыкара премиясендә «Кече Акчарлак күле» паркын төзекләндерү проектын тәкъдим иткән иде. Нигезенә төрле функциональ зоналардан торган «7 сәламәтлек чыганагы» концепциясе салынган.