Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2019, 10:08

Казанлылар үзиреклеләрнең «Игелекле Татарстан» йомгаклау форумына кушыла алалар

Катнашу өчен гаризаларны 20-нче ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 28-нче ноябрьдән 1-нче декабрьгә кадәр үзиреклеләрнең «Игелекле Татарстан» йомгаклау форумы узачак. Анда катнашу өчен гаризаларны 20-нче ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Форумда Татарстан Республикасы волонтерлык берләшмәләре тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалачак, шулай ук «Татарстан үзиреклесе - 2019» республика конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Моннан тыш, форумда катнашучылар якындагы берничә елда үзиреклелекне үстерү буенча стратегик сессиягә кушылачаклар.

Форумда 12 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар, Татарстан Республикасының үзиреклеләр хәрәкәтләре, берләшмәләре һәм оешмалары активистлары, җитәкчеләре, мәктәп һәм студентлар волонтерлык отрядлары җитәкчеләре һәм активистлары, иҗтимагый яшьләр һәм балалар берләшмәләре активистлары, Татарстан муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша ала.

Форум ТР Лаеш районындагы «Регина» кунакханәсендә узачак.

Катнашу өчен гаризалар 20-нче ноябрьгә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы үзиреклелегенең мәгълүмати-ресурс үзәге рәсми сайтында урнашкан «Проектлар һәм чаралар» бүлегендә эленгән форма буенча кабул ителә

Барлык яңалыклар