Катнашу өчен өч-дүрт кешедән торган команда тупларга һәм теркәлергә кирәк.
Фото: Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 10-нчы октябрьдә Казан халкы Дәрвишләр бистәсендә Комсомольское күле пляжында «Чиста уеннар» экология квестына кушыла ала.
Квестта катнашучыларга бер сәгать эчендә территорияне чүп-чардан арындырырга тәкъдим ителә. Җыелган һәр капчык чүп өчен уенның мобиль кушымтасында командаларга баллар өстәлә. Моннан тыш, калдыкларны аерып җыйган өчен күбрәк балл өстәү күздә тотыла. Иң күп очко җыйган кешеләр җиңүче була һәм бүләкләр алачак.
Катнашу өчен өч-дүрт кешедән торган команда тупларга һәм сылтама буенча теркәлергә кирәк. Перчатка һәм капчыкларны барысын да урында бирәчәкләр.
Квест 13.00 сәгатьтә башланачак. Җыештырып бетергәч, катнашучыларны пикник көтә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.