В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларны бәйрәм рухы һәм сувенирлары көтә
Көзге донорлык акциясе Татарстан Республикасы башкаласында 18 ноябрьдә узачак. Аңа 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм сәламәтлеге торышына каршы килмәгән Казан халкы да кушыла ала.
Донорларны 8:00 дән 12:00 гә кадәр Островский урамы, 69 адресы буенча кабул итәчәкләр. Иреклеләр өчен бәйрәм атмосферасы тудырылачак һәм аларга сувенирлар бүләк итәчәкләр.
Барлык теләүчеләрнең шулай ук сөяк мие донорлары регистрына керү мөмкинлеге булачак – үз карары турында регистратурада хәбәр итәргә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» матбугат хезмәте.
Нечкәлекләрне сылтама буенча белергә мөмкин. Катнашу өчен +7(800)201-86-55 телефоны буенча теркәлү узарга кирәк.
Акцияне Росплазманың Казан филиалы «Игелекле Казан» белән берлектә DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм ТР раисы гранты ярдәмендә үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә гаилә донорлык акциясе узды – казанлылар республиканың кан банкын 52,5 литрга тулыландырдылар. Чарада 130дан артык кеше катнашты, шуларның 117се донор булды.