Дайверлар чүпне сулык төбеннән, ә активистлар – яр буе зонасыннан җыячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). 9-нчы июль көнне Казанда Урман күлен чистарту буенча экологик акция узачак. Активистлар чүп-чарны яр буе өлешеннән, ә дайверлар – сулык төбеннән җыячак. Аны А.А.Леонов исемендәге Су асты фәнни-тикшеренү отряды оештырачак.
Күлне чистарту өчен дайверлар һәм республикада Рус географик җәмгыяте әгъзалары җәлеп ителәчәк. Акциядә шулай ук волонтерлар, шәһәр хезмәтләре активистлары, сәяси партияләр, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм битараф булмаган казанлылар катнашачак.
Теләүчеләрнең барысын да 10:00 сәгатьтә Казанның Авиатөзелеш районындагы Урман бистәсе янында көтәләр. Ориентир булып ак палатка һәм музыка хезмәт итәчәк. Оештыручылар перчатка һәм капчыкларны урында бирәчәк, дип хәбәр итә ТРда Рус географик җәмгыяте матбугат хезмәте.