В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыелган продуктларны күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүчеләргә тапшырачаклар
«Игелек кәрзине» хәйрия акциясе Казанда 30 һәм 31 май көннәрендә узачак. Җыелган продуктларны Татарстанның күп балалы һәм аз керемле гаиләләренә, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүчеләргә тапшырачаклар, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен яраклылык вакыты озак булган продуктлар, шул исәптән ярмалар, макарон, он, шикәр һәм тоз, консервлар, үсемлек мае, чәй һәм каһвә, печенье сатып алырга кирәк. Волонтерлар шулай ук балалар ризыгы һәм гигиена чараларын кабул итәчәк. Ярдәм җыюны шәфкать туташлары (сестры милосердия) һәм иреклеләр координацияләячәк.
Акцияне оештыруда ярдәм итү өчен +7(996)900-50-30 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Акция 30 майда 16:00 дән 20:00 гә кадәр һәм 31 майда 12:00 дән 18:00 гә кадәр узачак. Супермаркетларның адресларын монда табарга мөмкин.
Акция «Шәфкатьлелек Казан» ярдәм хезмәте һәм «Русь» азык-төлек банкы» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә, шулай ук аңлы рәвештә куллану принципларын алга җибәрүгә юнәлдерелгән.