Чыршы базарлары шәһәрдә 31 нче декабрьгә кадәр эшләячәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казанда чыршы базарлары эшли башлады – шәһәр халкы шәһәрнең барлык районнарында 19 урында чыршы, нарат һәм пихта сатып ала ала.
Сәүдә түбәндәге пунктларда 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк:
Гудованцев ур., 69/3
Батыршин ур., 20
Декабристлар ур., 179
Адоратский һәм Ямашев проспекты кисешкән урында («Имера» сәүдә үзәге янында)
Лаврентьев ур., 10
Зорге ур., 68
Зорге ур., 75
Мәүлетов ур., 17
Җиңү пр., 56
Фучик ур., 49
Фучик ур., 105а
Фучик ур., 72
«Бездә бердәм ярминкә операторы бар, ул башка эшкуарлар белән килешүләр төзи. Бу конкрет территориядә законлы рәвештә урнашырга һәм анда сәүдә оештырырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. 1 нче гыйнварда ылыслы продукция законлы рәвештә сатылган урыннар тәртипкә китерелергә тиеш.
Чыршы базарларында сатуга махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган чыршылар гына рөхсәт ителә. Ылыслы агачларның бәясен эшкуарлар үзләре билгели, быел чыршы бәяләре – 400 сумнан, наратныкы – 450 сумнан, пихтанакы 2,5 мең сумнан башлана.
Алдагы еллардагы кебек, Кулланучылар базары комитеты район администрацияләре белән ылыслы агачлар белән законсыз сәүдә итүне туктату өчен рейдлар үткәрәчәк. Законсыз сәүдәне гамәлгә ашыручы эшкуарларга ТР Кодексының административ хокук бозулар турындагы «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» 3.2 маддәсе буенча штраф (1 меңнән 3 мең сумга кадәр, кабат бозу очрагында – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр) һәм законсыз сатыла торган чыршыларны тартып алу куркынычы яный.