В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалистлар федераль башкарма хакимият органнарында стажировка узу мөмкинлеген алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). Казанлылар «ProКадры» бөтенроссия проектында катнаша ала. Проект дәүләт хезмәте өлкәсендә яшь белгечләрне алга җибәрүгә юнәлдерелгән, финалистларны федераль башкарма хакимият органнарында стажировка уздыру һәм укыту күздә тотыла.
«ProКадры» проектын 2019 елдан РФ яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе ТР Хөкүмәте ярдәмендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә гамәлгә ашыра. Анда югары белем бирү учреждениеләре һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, коммерциягә нигезләнгән һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның яшь белгечләре катнаша ала.
Проект 5 этапта тормышка ашырыла:
Гариза бирү кампаниясе. 2020 елның 1-нче июленнән 31-нче октябренә кадәр теләге булган һәркем рәсми сайтта катнашуга гариза бирә. Шулай ук социаль челтәрләрдә «#ЯидувProКадры» мотивацион постын урнаштырырга кирәк.
Сайлап алу этабы. 2020 елның 1-нче ноябреннән 30-нчы ноябренә кадәр һәр катнашучы тест үтәчәк, экспертлар белән онлайн-интервью узачак һәм мотивацион видеоролик җибәрәчәк. Шулай ук катнашучылар тарафыннан социаль акция яисә чаралар уздыру күздә тотыла.
Белем бирү блогы. 2020 елның 1 - 27-нче декабрендә онлайн-режимда төрле темалар буенча белем бирү программасы узачак: дәүләт граждан хезмәте нигезләре, нәтиҗәле дәүләт хезмәткәре, документлар әйләнеше, нәтиҗәле коммуникация күнекмәләре һәм башкалар.
Әңгәмә. 2021 елның 11-нче гыйнварыннан 31-нче гыйнварына кадәр проектта катнашучылар финалистларны билгеләү өчен министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән онлайн-әңгәмәләр узачак.
Стажировка узу. 2021 елның 15-нче февраленнән 15-нче мартына кадәр финалистлар федераль башкарма хакимият органнарында стажировка узачак.
Проектта җиңүчеләр алга таба Мәскәү дәүләт университеты югары идарә итү мәктәбенә керү өчен РФ яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясеннән киңәш хаты алачак.
Проектта катнашу бушлай, әмма катнашучылар үзләре Мәскәүдә стажировка узу чорында яшәү, туклану һәм транспорт хезмәтләре өчен түлиләр.
Җентекле мәгълүмат «Проект материаллары» бүлегенең рәсми сайтында урнаштырылган.