Биремнәр база һәм югары дәрәҗәләргә бүленгән
Фото: Денис Гордийко
Беренче тапкыр урта һәм югары сыйныф укучылары өчен олимпиада зачеты үткәреләчәк. Аны уңышлы тапшыручылар өстәмә сынауларсыз Югары икътисад мәктәбенең «Финанс грамоталылыгы» профиле буенча «Югары сынау» бөтенроссия олимпиадасының финалына чыга алачак.
Оештыручылар ике катлаулылык дәрәҗәсен – база һәм югарыны күздә тотканнар. Беренчесе финансны әле аңлый гына башлаган кешеләр өчен яхшы булачак. Икенчесе – төрле финанс продуктларыннан һәм хезмәтләреннән файдаланган катнашучылар өчен.
Зачетны индивидуаль яки бөтен гаилә белән тапшырырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укучылары өчен интерактив биремнәр әзерләнгән, алар уен формасында финанс грамоталылыгының төп төшенчәләре белән таныштырачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә Россия банкы бүлекчәсе – Татарстан буенча Милли банк матбугат хезмәте.
Быел акция алтынчы тапкыр үткәрелә. 2022 елда анда 73 меңнән артык татарстанлы катнашкан.