Викторинаның өченче сессиясе 21-нче сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11 сәгатьтә башлана.
Фото: Денис Гордийко
Викторинаның чираттагы сессиясе алдагы икесе кебек үк халык санын алу strana2020.ru сайтында узачак. Катнашу өчен сайтта теркәлү кирәк. Катнашучыга нинди дә булса төбәк, статистика яки халык санын алу белән бәйле берничә сорауга җавап бирергә кирәк булачак.
Бөтенроссия халык санын алуның медиаофисында хәбәр итүләренчә, бу юлы викторина форматын яңартачак. Статистика һәм катнаш фәнни өлкәләр экспертлары кыска видеороликларда сораулар бирәчәк. Катнашучыга дөрес җавап сайларга һәм ролик янындагы төймәләрнең берсенә басарга кирәк. Чираттагы сессиядә биш эксперт катнаша, һәр катнашучыга бишәр сорау бирәчәк. Төрле кулланучылар өчен сораулар төрле булырга мөмкин.
Сорауларга җаваплар викторинаның яңа этабы башланганнан соң биш көн эчендә кабул ителә. Әмма җиңүчеләр булып беренчеләрдән иң күп дөрес җавап бирүче катнашучылар булачак.
Викторина тәмамлангач, видеолар сайтка куелачак, аларда экспертлар дөрес җавапларны атаячак һәм аларның ничек алынуын аңлатачак. Җавапларның кыскача версияләре текст форматында да булачак.
Бөтенроссия халык санын алуга багышланган зур викторинаның беренче сессиясе 2020 елның 28-нче февралендә башланды. Быел конкурсның биш сессиясе үткәреләчәк. Аларның кайсысында да катнашырга мөмкин. Чираттагы этапның өч җиңүчесен акчалата премия көтә
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1-нче апреленнән 30-нчы апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып уздфрылачак. Алдагы исәпкә алуның төп яңалыгы Россиядә яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу битен мөстәкыйль тутыра алачак. Торак йортларны әйләнгәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк биналарында да халык санын алырга мөмкин булачак.