Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2025, 11:26

Казанлылар бадминтон буенча «Безнең ишегалды чемпионнары» – 2025 турнирында катнаша ала

Ул 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге спортчылар арасында узачак

Татарстан башкаласында 9 мартта бадминтон буенча чемпионат узачак. Ярышлар торак комплексы, массив, микрорайон һәм ишегалды халкы арасында «Безнең ишегалды чемпионнары» шәһәр спартакиадасының яңа сезоны кысаларында узачак.

Спортчылар 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге микст 2х2 форматында ярышачак. Турнир үткәрү өч сәгатьтән артык вакыт алачак. Катнашучыларга бәяләүне профессиональ судьялар бирәчәк.

Спортчылар эксклюзив бүләкләү атрибутикасы, проекттан майкалар, партнерлардан бүләкләр һәм башкалар алачак. Уеннан соң алар өчен чәй эчү оештырыла, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.

Турнирга сылтама буенча телеграм-каналда язылырга мөмкин. Чатта уенчыларның фамилиясен һәм исемен, торак комплексы яки ишегалды исемен, шулай ук яшь категориясен күрсәтергә кирәк. Командалар тулгач катнашучылар резервка язылачак. Барлыгы 32 команда туплау планлаштырыла.

Катнашырга теләүчеләрне 10:00 сәгатьтә Бадминтон үзәгендә Оренбург тракты, 99 адресы буенча көтәләр.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, казанлылар Егор Гавшин һәм Анна Батманова 17 – 18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча Россия беренчелегендә катнаш эстафетада беренче урынны алганнар. Ярышларда илнең 31 төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты.

Барлык яңалыклар