В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда яшәүчеләргә сугыш геройларының батырлыклары һәм җиңүчеләрнең тормышка ашмаган хыяллары турында сөйләргә, шулай ук аларны башкаруда ярдәм итәргә тәкъдим итәләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Ветеран хыялы» бөтенроссия социаль проекты 7-нче февральдә старт алды. Бүгенге көндә анда Россия Федерациясенең 50-дән артык төбәге катнашты. Күпчелек төбәкләрдә яшәүчеләр ветераннарның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итү үтенеченә җавап бирде, проектта катнашучылар арасында - Василий Лановой һәм Леонид Якубович, дип хәбәр итә оештыручылар.
Проект сайтында ветеранның хыялы турында сөйләргә яки үз ярдәмеңне тәкъдим итәргә мөмкин. Конкрет кешегә ярдәм итү өчен иганә ясау да җитә. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр проектның партнерлары булырга мөмкин, шулай ук катнашырга волонтерларны да чакыралар. Әгәр дә ветеранның хыялын үтәү өчен акча җыю таләп ителмәсә, мәсәлән, герой артист белән очрашырга тели, махсус бүлек ярдәмендә ярдәм итү теләгең турында белдерергә мөмкин.