Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.03.2022, 16:17

Казанлылар татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклау буенча республика конкурсында катнаша ала

Фотоматериаллар белән хәбәрләр «Халык контроле» системасында 1 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). Татарстанда 1 нче сентябрьгә кадәр татар телендәге элмә һәм мәгълүмат такталарындагы хаталарны ачыклау буенча конкурс уза. Конкурста ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән республика халкы катнаша ала.

Хаталары булган элмә такталар (мәгълүмат табличкасы, топографик билгеләмәләр, юл күрсәткече яки торак йортларның аншлагы) белән хәбәрләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына җибәрергә кирәк. Моны мобиль кушымта яки ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы махсус бүлек ярдәмендә башкарырга мөмкин (анда «Атамалардагы һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга кирәк). Фотода элмә тактаның кайсы оешмага караганлыгы ачык күренергә тиеш. Моннан тыш, ул урнаштырылган адресны да күрсәтергә кирәк.

Хатаны, тиешле фотоматериаллар куеп, язмача да хәбәр итәргә була. Мөрәҗәгатьне ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки 420111, Казан, Карл Маркс ур., 12 адресына китерергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар иң күп фотоматериаллар җибәргән 10 җиңүчене билгеләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурс ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы оештыра.

Барлык яңалыклар