В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Викторинада халык санын алу һәм статистика белән бәйле булган 85 сорау бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Казанлылар «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» онлайн-уенында катнаша ала. Викторинада халык санын алу һәм статистика белән бәйле булган 85 сорау бар.
Уенда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Аннары тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирү сорала. Җаваплар 19-нчы июньдә 11.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Сорауларга дөрес җавапларны кыска вакыт аралыгында бирәчәк өч җиңүче билгеләнәчәк. Һәр җиңүчегә акчалата бүләк суммасы каралган, аның күләме - 7000 сум.
Интеллектуаль уен мәсьәләләренә һәм җиңүчеләрнең исемнәренә дөрес җаваплар Бөтенроссия халык санын алу сайтында уен башланганнан соң җиде көннән дә соңга калмыйча бастырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә беренче тапкыр халык санын алу быел цифрлы форматта узачак. Барлык теләүчеләр интернет аша исәпкә алуда катнаша ала - РФ дәүләт хезмәтләре порталында яки мобиль кушымтада. Сорауларга традицион ысул белән дә җавап бирергә мөмкин - теркәүче кеше барлык җавапларны планшеттагы электрон исәпкә алу җайланмасына кертәчәк.