Бүләк 8 номинациядә биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Казанлылар «Премия МИРа» халыкара конкурсында катнаша ала. 1-нче сентябрьгә кадәр игелек һәм тынычлык идеяләрен трансляцияләүче актив тормыш позициясе булган кешеләрне ачыкларга тиешле конкурска гаризалар кабул ителә.
Премия - ул тынычлык эшенә өлеш керткән заманча һәм киләчәк геройларына рәхмәт белдерү һәм хөрмәт белдерү ысулы. Бүләк 8 номинациядә бирелә:
«Игелекле яңалыклар» – Россия гражданнарының игелекле гамәлләрен һәм уңай эшләрен яктырткан өчен бирелә;
«Елның игелекле оешмасы» – югары эш нәтиҗәләрен күрсәткән хәйрия һәм иҗтимагый берләшмәләр алдынгыларына яки активистларына тапшырыла;
«Төпле инициатива» - активистларга сәламәтлек һәм тормыш сыйфатын яхшырту белән бәйле проектларны популярлаштыру яки иҗат итү өчен тапшырыла;
«Карамастан» - физик сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә җәмгыять иминлеге өчен актив эшчәнлек алып барулары, үз үрнәкләрендә мөмкин булмаганны исбатлаулары өчен тапшырыла;
«Экологик җаваплылык» – илнең экологиясен яклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен тапшырыла;
«Яхшы коллектив» - корпоратив волонтерлык белән шөгыльләнә торган командаларга тапшырыла;
«Батырлык» - игелекле гамәлләр кылган кешеләргә бирелә;
«Халык премиясе» – интернетта халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча тапшырыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Төрле елларда премия лауреатлары булган кешеләр: Совет һәм Россия эстрада җырчысы Эдуард Хиль (үлгәннән соң), Рейхстагны алуда соңгы катнашучыларның берсе, җәмәгать эшлеклесе Николай Беляев, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затларның спорт буенча Россия спорт мастеры, паратриатлон буенча Россия Кубогы этапларында күп тапкырлар чемпион һәм җиңүче булган Михаил Асташов һәм башкалар.
Премияне алу өчен 14 яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр дә гариза бирә ала. Конкурс турында тулырак мәгълүматны чараның сайтыннан алырга мөмкин. Бәйгене «МИР» («Молодежь - Инициатива - Развитие») бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра.