Күчмә өч көнлек форумда катнашучыларны интернетта контент булдырырга өйрәтүгә юнәлдерелгән белем бирү программасы оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 27-29 сентябрь көннәрендә Матюшино авылының «Идел» яшьләр үзәгендә «Конструктив» медиафорумы узачак. Катнашучылар төрле мастер-классларда катнаша алалар.
Күчмә өч көнлек форумда катнашучыларны интернетта контент булдырырга өйрәтүгә юнәлдерелгән белем бирү программасы оештырылачак. Катнашучыларга ябык интернет-берләшмә булдырырга кирәк булачак, бу теоретик белемнәрне практикада гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, медиафорумда катнашучылар, өч көн дәвамында төрле биремнәрне үтәп, контент булдырачаклар.
Моннан тыш, медиафорум программасында мастер-класслар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар планлаштырылган.
Медиафорумда район һәм студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, социаль челтәрләрдәге администраторлар һәм әйдәп баручы аккаунтлар һәм төркемнәр, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге контент-мейкерлар катнашачак. Чарага 25-нче сентябрьгә кадәр гариза тутырып кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.