В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тегелгән эшләнмәләр күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга бүләкләр өчен төргәк буларак кулланылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Казанлылар яңа ел капчыклары тегү буенча мастер-классларда катнаша ала. Тегелгән эшләнмәләр «Кыш бабайга хатлар» акциясе кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга бүләкләр өчен төргәк буларак кулланылачак.
Традицион акцияне декабрьдә «Игелекле эшләр көне» фонды үткәрә. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар Кыш бабайга хатлар язалар, партнерлар ярдәме белән фонд балалар теләкләрен үтәячәк. Бүләкләрнең төргәкләре буларак махсус тегелгән төрле зурлыктагы яңа ел капчыклары кулланылачак.
Материал сыйфатында «Яхшы куллар» хәйрия складына китерелә торган, киергә яраксыз әйберләрнең тукыма кисәкләре файдаланылачак. Мастер-классларны көмеш волонтер Ольга Кондратьева һәм Лондоннан этик һәм ресурсларны саклый торган фокуслы кием дизайнеры Анита Грэй үткәрәчәк.
Мастер-класслар 13-нче, 16-нчы ноябрь һәм 2-нче декабрьдә Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр көне» фонды остаханәсендә узачак. Чарада катнашу бушлай, урыннар саны чикләнгән. Мастер-классларга 8-987-225-80-69 телефоны буенча язылырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Игелекле эшләр көне» фондында.