Эшләрне 18-дән 35-кә кадәр яшь аралыгындагы авторлардан көтәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Рус телендә иҗат итүче яшь авторлардан «Русские рифмы», «Русское слово» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша ала.
Рус телендә язучы яшь авторлар өчен милли премя, «Русские рифмы», «Русское слово» 4 этапта уза. Беренче этапта катнашучылар гариза бирергә тиеш, кабул итү 30-нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Конкурс берничә номинация буенча уза: «Заманча проза», «Интеллектуаль проза», «Жанр прозасы», «Поэзия», «Драматургия», «Электрон китап» (махсус номинация).
Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлү узарга һәм «чаралар» бүлегендә рус телендә язучы яшь авторлар өчен «Русские рифмы», «Русское слово» Милли премиясен сайларга кирәк. Катнашу өчен ничек теркәлергә кирәклеге турында тулырак сайттагы конкурс нигезләмәсен укып белергә була.
Премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 30-нчы ноябрьдә булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.