Гаризалар 2021 елның 15-нче гыйнварына кадәр кабул ителә.
Фото: Марат Мугинов
Премия сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышларга, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен бирелә.
Конкурста катнашуга 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр, 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар, коллективлар, яшьләр өчен эшләүче иҗади берләшмәләр чакырыла.
Катнашуга гаризалар 2021 елның 15-нче гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан, Тукай ур., 58, офис 302 («Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе).
М. Җәлил исемендәге премияне бирү конкурсына йомгак ясау февраль аенда булачак, тулырак мәгълүматны нигезләмәдә табарга мөмкин.