В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булган һәркем катнашу өчен 30-нчы августка кадәр гариза бирә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Казанлылар иң яхшы чәчәк кадрына фотоконкурста катнаша ала. Катнашырга теләгән һәркем 30-нчы августка кадәр гариза бирә ала.
«Чәчәк ата торган Казан» конкурсының «Шәһәр мохитендә иң яхшы чәчәк кадры» номинациясендә җиңүчегә төп приз - көзгеле фотоаппарат булачак. Ә иң матур һәм кызыклы фоторәсемнәр ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган юбилей альбомында урнаштырылачак.
Фотоконкурста катнашу өчен фестиваль сайтында теркәлергә, чәчәк композициясенең урнашу адресын күрсәтергә, элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат бирергә һәм фоторәсемнәрне беркетергә кирәк. Шунда ук, конкурс сайтында, ошаган фотосурәтләр өчен тавыш бирергә мөмкин. Җиңүче халык тарафыннан тавыш бирү юлы белән сайланачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.