В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрне паркның зур тәҗрибәле тренерлары белән үткәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
Дәресләр «Музыка» (диджеинг), «Бию» (заманча бию, урам биюе), «Иҗат» (граффити, кастомизация) һәм «Экстремаль спорт» (BMX, трюклы самокат, скейтбординг, паркур, роллер-спорт) треклары буенча узачак. Аларны экстрим-паркның шуу һәм укыту буенча зур тәҗрибәле тренерлары үткәрәчәк.
Финал фестивале мастер-классларның нәтиҗәсе булачак, ул экстрим-спорт индустриясенең яшь вәкилләренә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк һәм җәмгыятьләрне туплау һәм бердәм комьюнити формалаштыру урыны булачак.
Чарада теләгән һәркем катнаша ала. Барлык мастер-класслар да бушлай, катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Һәр мастер-класска сылтамалар атна саен экстрим-паркның социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк.
Проект «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.