Экскурсиядә «ни өчен үрдәкләрне икмәк белән сыйларга ярамый?» дигән сорауга җавап бирәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Экскурсиягә сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Ул 10:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Г.Камал театры мәйданындагы фонтаннар янында, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Экскурсиягә уңайлы киемдә килергә, үзең белән баш киеме һәм бинокль алырга киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Кабан күле яр буенда орнитология маршруты ачылды. Ул алты күзәтү ноктасын үз эченә ала, аларда бинокль, кошларның сайрау тавышлары белән аудиогидлар, азык аппараты һәм мәгълүмати навигация урнаштырылган. Маршрут буенча беренче булып шәһәр мэры Илсур Метшин узды, аны София Хохлачева озатып йөрде.